+22 °С
Яңгыр


Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсенә Уфада пассажирлар йөртүче автобус януы турында хәбәр килә.
Дим-Затон юлыннан китеп барган “ПАЗ” маркалы автобуска Миловка паркына борылган урында ут каба. Бу вакытта салонда водитель һәм бер пассажир гына була. Алар автобустан үзаллы чыгарга өлгерә.
“Бәхеткә, каза күрүчеләр юк”, – диләр коткаручылар.
Автобусны тугыз кеше сүндергән. Әле тикшерү эше бара.