Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
9 февраль 2023, 16:19

Паспортын таба алмагач, үз-үзенә кул салмакчы булган

Сүз 15 яшьлек үсмер кыз турында бара. 

Ә.Бикмурзина.
Фото:Ә.Бикмурзина.

Самара өлкәсендә 15 яшьлек укучы кыз рус  теленнән контроль эш эшләргә тиеш булган. Аны яза алмаган очракта  төп дәүләт имтиханын бирергә  хокукы булмаячак. Әмма паспортлары булмаганнарны контроль эшкә кертмәячәкләр, дип әйткән укытучылары. Укучы кыз исә өйнең астын өскә китергән, җентекләп эзләгән, әмма документын таба алмаган. Әти-әнисенә бу хакта әйтеп тормаган, тиргәшерләр дип курыккан. Бу хәлдән чыгу юлын тапмаган үсмер үз-үзенә кул салырга уйлаган. Өйдәгеләргә мәктәпкә киттем дигән, ә үзе начар уен тормышка ашырырга ниятләгән. Әмма барып чыкмаган. Үсмерне коткарганнар. Аны ашыгыч ярдәм  медиклары дәваханәгә илткән. 9 сыйныф укучысының баш мие селкенгән, баш сөяге-мие җәрәхәтләнгән һәм оча сөяге сынган.

Кызның әтисе полицейскийларга белдерүенчә, ул хатыны белән кызларының шундый адымга барырга теләвен белмәгән дә, сизмәгән дә. Өйдә бар да тыныч булган, ә паспортны ата-ана үзләре алып куйган – югалмасын өчен. 

Чыганак: gazeta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: