

Республика басмаларына биргән зур әнгамәсендә Башкортстан юлларында үлем очраклары белән хәлнең ничек үзгәрүе, исерек килеш руль артына утыручылар идарә итүчеләр белән көрәш ничек бара, ни өчен кайбер машина хуҗалары штраф түләмиләр, җәяүлеләрнеж иминлеген саклауда нинди чаралар күрелә, юл инфраструктурасы яхшы якка үзгәрәме дигән җитди мәсьәләләрне күтәрде.
Балаларны саклау буенча эшләр
Иң авыр проблемаларның берсе – юлларда балаларның һәлак булуы. Кызганычка каршы, 14 үсмер баланы коткарып калып булмады. Һәм без яхшы аңлыйбыз: бу үлемгә китергән аварияләрдә руль артында утырган өлкәннәр, ата-аналар гаепле. ЮХХДИ хезмәткәрләре балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә профилактик эш алып баралар. Без балалар белән эшлибез, ләкин узган елда чараларга бик үк дөрес басым ясамаганбыз: һәлак булучы балалар гади пассажирлар бит, өлкәннәр белән профилактик эшне көчәйтергә кирәк. Юл транспорт һәлакәтләре арасында иң күбесе – бәрелешү очраклары, икенче урында – транспорт чараларының җәяүлеләр өстенә барып менүе.
Юлларның сыйфаты ниечк?
Узган елда начар юллар аркасында да аварияләр күп булды. Юлларны төзекләндерү өчен дистәләрчә миллиард сум акчалар бүленүгә карамастан, ул һаман иң авыр проблемаларның берсе. Аварияләрнең төп сәбәбе – урамнарның һәм юлларның торышы канәгатьләнерлек булмау. Һәрбер өченче авария юлларның начар булуыннан килеп туа. Узган елның беренче яртыеллыгында Благовещенск районына караган Уфа-Бөре-Яңавыл юлының 39 чакырым аралыгында да 8 кешебезне югалттык. Бу һәлакәтләрдән соң Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы әлеге юлга аерым игътибар бирергә күрсәтмә бирде һәм аның ярдәме белән күп эшләр башкарылды. Анда өстәмә юл билгеләре куелды, юл өслеге яңартылды һәм тагын 12 камера урнаштырылды, шуларның нәтиҗәседер дип аңлыйм, икенче ярты еллыкта бу юлда кеше үлеменә китергән бер генә авария теркәлде.
Исерекләр белән көрәш
Безнең илдә бүген иң кискен торган мәсьәләләрнең тагын берсе ваемсыз водительләрнең исерек килеш руль артына утырып юлга чыгуы, алар аркасында бихисап гомерләрнең өзелүе. 2022 елда исерек водительләр ясаган аварияләр санын 15 процентка киметә алдык. Бу профилактик чаралар, массакүләм мәгълүмат чараларында ешрак яктырту нәтиҗәдер дә. Ни генә дисәң дә, кешеләр телевизор карый, гәзит укый, радио тыңлый. Моннан тыш, бу проблемага дәүләт, закон чыгаручылар тарафыннан да игътибар арттырыла – моның өчен зур штрафлар һәм иректән мәхрүм итү каралган. Әмма руль артына эчеп утыручылар саны кимеми. Узган елда тагын 12 меңнән артык кеше исерек килеш тотылды. Ял көннәрендә исерекләрне ачыклау буенча рейдларны арттырдык. Республика буенча ял көннәрендә генә дә эчеп руль артына утырган 40-50 кеше тотыла. Бу бит әле инспекторларның юлына очраганнары гына, ә аларга очрамаганнары күпме?
Эчеп таныклыгын алдырганнан соң да руль артына утыручы явызлар бар. Мисал өчен 10-12 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүчеләр бар. Димәк, алар өченчегә, хәтта дүртенчегә тотылган дигән сүз. Башкортстан депутатлары “машина йөртүче бер ел эчендә ике тапкыр эчеп руль артына утырса яки исерек килеш зур казаларга китергән авария эшләсә, машиансын конфискацияләү җәзасын кулланырга кирәк. Исерек килеш руль артына утырган өчен машинасын югалтасын белсә, кеше эчкән килеш йөрергә кирәкме-юкмы икәнлеге хакында ныклап уйлар иде” дигән тәкъдим белән чыктылар. Бу бик дөрес дип уйлыйм. Иң борчыганы шул, җәмәгать транспортын йөртүчеләр дә эчеп руль артына утыралар. Узган елда 14 автобус йөртүче исерек килеш пассажирлар хезмәтләндергәндә тотылды. Алар ничек иртәнге тикшерүсез рейска чыга, аңламассың. Җитәкчеләрнең битарафлыгы һәм җавапсызлыгы инде бу. Исерек килеш руль артына утыручыларны күргән очракта безгә хәбәр итүчеләр саны артуы куанычлы күренеш. Узган елда игътибарлы һәм кайгыртучан кешеләрдән 1 меңнән артык шалтырату кабул иттек. Алар биргән мәгълүмат буенча экипажлар юлга чыга һәм исерек кешене туктата. Бу кешеләргә аерым рәхмәт әйтеп үтәсем килә. Битараф булмаган гражданнар аркасында күпме һәлакәтләр булмый кала. Битараф булмыйк, әлеге исерек сезнең берәр якыныгызга да зыян салырга мөмкин бит.
Хокук бозулар саны артты
Узган ел ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәвефсезлеге өлкәсендә 5 миллионнан артык административ хокук бозу очрагын теркәде. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 3,7 миллиард сум күләмендә штраф салынган. Шуларның 2,3 миллиарды гына түләнгән. Штраф акчаларының яртысы диярлек 50 процентлы ташлама белән түләнә. Шул ук вакытта штрафларын бөтенләй түләмичә дә йөри бирүчеләр бар. Республика буенча 500 дән артык водительнең 50 шәр штрафы җыелган. Ике кеше бөтенләй рекорд куйган, һәрберсенең штраф күләме1 миллион сумнан артып киткән. Болары инде юл кагыйдәләрен дә, янәшәдә йөрүчеләрне дә санга сукмаучылар. Соңгы елларда федераль һәм муниципаль ара юлларда камераларның артуы водительләрне җайлап тәртипкә утырта башлады, иң авыр кагыйдә бозулар саны кими төште. Әлеге вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик терки торган 1866 берәмлек камера эшли.
Кайсы районнарда хокук бозулар күп?
Әйткәнемчә, 2022 елда Башкортстан юлларында 3441 авария теркәлде, аларда 409 кеше һәлак булды, 4221 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Үлемнең артуы республиканың 20 район һәм шәһәрләрендә күзәтелде. Атап әйткәндә: Благовар, Яңавыл, Мишкә, Чакмагыш, Күгәрчен, Ишембай районнарында үлем очрагы аеруча күп теркәлә. Җәяүлеләрне дә һәрчак тәртипле дип булмый. Нәтиҗәдә үлемгә китергән очраклар артты. 2022 елда 99 җәяүленең гомере өзелде. Җәяүле корбаннар иң күбе Уфа, Стәрлетамак, Нефтекамск шәһәрләрендә теркәлде. Җәмәгать транспорты юл-транспорт вакыйгаларында 7 кеше һәлак булды. Тикшерүләрдән соң, үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең иң еш очрый торганнары да билгеләнде. Болар: юл киселеше кагыйдәләрен үтәмәү, дистанцияне дөрес сайламау, юл кичүендә җәяүлеләрне үткәрмәү һәм каршы як юлга чыгу. Соңгысы юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүнең иң тупасы булып санала. Юл корбаннарының һәр бишенчесе каршы як юлга чыгып бәрелешкәндә һәлак була. Моның үлемгә китерүче иң зур кагыйдә бозу икәнен кайчан аңларлар инде. Даими рәвештә “Штраф”, “Бурычлы”, “Җәяүле”, “Игътибар – балалар”, “Мотоцикл” дип исемләнгән махсус рейдлар үткәрәбез. Болар да үз нәтиҗәсен бирми калмыйдыр”, – дип сүзен тәмамлады Баш инспектор Владимир Cевастьянов.
1 марттан юл йөрү кагыйдәләре Кодексына тагын үзгәрешләр, өстәмәләр кертеләчәк һәм ул бик кырыс булмакчы. Әмма шунсыз юлларда үлем һәм гарипләнү очракларын киметеп булмаячагын аңлатып торасы да юктыр. Тик күпләребез үзебез яки якыннарыбыз юл казасына юлыккач кына боларны аңлый башлыйбыз. Юл газабы гүр газабы була күрмәсен. Хәерле юллар, исән-имин йөрергә язсын!
Шушы көннәрдә 2022 елның 25 июлендә Языково-Уфа маршруты буенча рейска чыккан “Форд-Транзит” микроавтобусы водителенә карата ачылган җинаять эше тәмамланды. Аны 4 ел 6 айга колониягә хөкем иткәннәр. Водитель юл хезмәтенә караган һәм юл читендә торган КамАЗ автомобиленә килеп бәрелә. Авария нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак була һәм берсе авыр тән җәрәхәтләре ала. Алты кеше гомере өчен бу бик йомшак карар түгелме? Һәрбер кеше гомере өчен 9 ай...
Фото: ЮХХДИ матбугат хезмәте