Хәвеф-хәтәр
7 февраль 2023, 18:59

"Янса - янсын": янгын чыккан фатир хуҗасы кайтып ишеген ачмаган

Нәтиҗәдә берничә гаилә  тораксыз урамда диярлек калган. 

tatarstan24.tv,  видеодан скрин.tatarstan24.tv,  видеодан скрин.
Фото:tatarstan24.tv, видеодан скрин.

Казанда янгын чыккан фатир хуҗабикәсе кайтып фатиры ишеген ачмаган. Шулай итеп, янгын берничә гаиләне тораксыз калдырган. 

Бер фатирдан төтен чыга, хуҗабикә өйдә булмый. Күршеләр аңа шалтырата башлый. "Фатир яна", - диюгә хуҗабикә: "Янса - янсын» – дип җавап бирә. Коткаручыларга тимер ишекне ватып ачарга туры килә. Шулай итеп вакыт уза, ут агач корылмалар буйлап башка фатирларга да күчә.

Нәтиҗәдә, берничә гаилә торыр урынсыз кала. Аларның берсе – Эльмира исемле хатын гаиләсе. «Беренче фатир яна башлады. Бездә – агач корылмалар. Янгын шулар аша күчеп китте. Хуҗабикәгә шалтыраттык, ул кайтудан баш тартты. Аңа полиция дә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да шалтыратты», – ди Эльмира.

Күршеләр шалтыратып интеккәндә, янгын сүндерүчеләр, вакыт әрәм итеп, зур тимер ишекне ватып азапланырга мәҗбүр була. Ут исә агач каплавычлар аша башка фатирларга да күчеп бара. Шулай итеп, янгынны туктату өчен, агач идәннәрне дә куптарырга туры килә.

«Бер хатын аркасында шулай була инде менә. Без, балалар һәм карт әни белән, тораксыз – урамда диярлек калдык», – ди Эльмира.

Янгын вакытында уттан һәм судан берничә фатирга зыян килә. Хәзер биредә яшәү мөмкин түгел диярлек. Фатир хуҗасы исә янгын вакытында кайтмый, аннары телефон шалтыратуларына да җавап бирүдән туктый.

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас