Хәвеф-хәтәр
7 февраль 2023, 18:17

Сөйгән кызын машинада йөртергә теләгән

Кызганычка каршы, вакыйга күңелсез тәмамланган.

agenda-u.orgagenda-u.org
Фото:agenda-u.org

Свердловск өлкәсенең Каменск-Уральск шәһәрендә  17 яшьлек исерек үсмер сөйгән кызын утыртып йөртер өчен Lada машинасын урлаган да авария ясаган.

Төбәк автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, Lada водителе, каршы юл полосасына чыгып, “Газель” белән бәрелешкән. Кыз юл һәлакәтеннән соң реанимациягә эләккән, Lada водителенең оча һәм уң як балтыр сөякләре сынган. Ул дәваханәдә.  

Машинадагы егет тә, кыз да куркынычсызлык каешларын каптырмаган булган. Соңрак авариядә гаепле егетнең моңа кадәр хөкем ителгән булуы ачыкланган. Ул оештырган авариядә ике үсмер каза күргән булган. Балигъ булмаган үсмер апрельдә генә колониядән кайткан...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас