Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 февраль 2023, 19:43

“Түбә астыннан йөрмәгез”

Шулай дип кисәтте башкала мэры.

“Түбә астыннан йөрмәгез”
“Түбә астыннан йөрмәгез”

Йорт һәм башка биналар кыекларыннан “үсеп чыккан боз сөңгеләре” бик хәвефле.

Кыеклардан бозлар ватылып төшеп, кешеләрне җәрәхәтләве турында да, ни кызганыч, ел саен ишетеп торабыз.

“Игътибарлы һәм сак булыгыз. Кар яки боз төшәргә мөмкин булган биналарга якын бармаска тырышыгыз. Бигрәк тә балаларны якын җибәрмәгез”, – дип язган Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев үзенең ВКонтакте сәхифәсенә.

Аның әйтүенчә, идарә итүче компанияләр көн саен торак йортларның түбәләрен кардан һәм боздан тазарталар.

“Йорт түбәсенә кар өелгәнен күрсәгез, үзегезнең торак оешмасына яки Уфаның бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә +7(347)279-90-00 яки 112 номеры буенча хәбәр итегез”, – ди башкала мэры.

“Түбә астыннан йөрмәгез”
“Түбә астыннан йөрмәгез”
“Түбә астыннан йөрмәгез”
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: