Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
4 февраль 2023, 11:43

Юлны бүлешә алмаганнар

Руль артында сак булыгыз, дуслар!

БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.

Стәрлетамак янында бүген иртән Уфа-Ырынбур юлының 151нче километрында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Тәүдә юлны капма-каршы килүче  “Лада Приора” һәм  “Скания” бүлешә алмаган.  Аннары фурага каршы килүче “Ниссан Кашкай” бәрелгән. Кызганычка каршы, “Лада” белән идарә итүче Куергазы районында яшәүче 31 яшьлек водительнең гомере өзелгән. “Скания” руле артындагы  39 яшьлек Уфа районы кешесе исән.

“Авариядә алган тән җәрәхәтләре нәтиҗәсендә “Лада” водителе һәлак булган. Вакыйга урынында тикшерү-оператив төркем эшли”, – диләр БР буенча ЮХХДИ идарәсендә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: