Кичә, 3 февральдә, Стәрлетамак шәһәрендә 10 яшьлек кыз өстенә биш катлы йорт түбәсеннән боз кисәге килеп төшкән.
Кыз бала әнисе белән йортның беренче катында урнашкан товарлар китерү пунктыннан чыккан. Шул вакытта аның өстенә боз төшкән дә инде. Кызчык баш сөяге-мие җәрәхәте ала. Әлеге вакытта медиклар аның хәлен авыр дип бәяли. Бу хакта Тикшерү комитетында хәбәр итәләр.
“Хәвефсезлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү нәтиҗәсендә кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Фаҗиганең шаһитларыннан, идарәче компанияләр хезмәткәрләреннән сорау алалар.
Стәрлетамактагы бу хәлне прокуратура үз контроленә алган.
Чыганак: bashinform.ru