Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
1 февраль 2023, 16:40

Яшь егетне ярты сәгать эчендә ике тапкыр машина бәрдергән

Соңрак егет бу хәлләрнең сәбәбен ачыклаган. 

ВКонтакте
Фото:ВКонтакте

Төмәндә яшәүче ирне 35 минут эчендә ике тапкыр машина бәрдергән. Башта ул  рөхсәт ителмәгән урында   юл аша йөгереп чыкмакчы булган һәм Renault Logan   тәгәрмәчләре астында калган. Ашыгыч ярдәм аны дәваханәгә алып киткән. Авариягә эләккән ирнең кулбашы бәрелгән һәм йөзе җәрәхәтләнгән. Ярдәм күрсәткәч, табиблар аны кайтарып җибәргән.

Берничә минуттан аны янә шушы ук дәваханәгә алып киләләр. 26 яшьлек пациент тагын юлны рөхсәт ителмәгән урында кисеп чыкмакчы булган. Бу юлы аны Mitsubishi бәрдергән. Икенче тапкыр машина астында калганнан соң ир җитдирәк җәрәхәтләнгән. Уртача авырлыктагы хәлдәге егетне  дәваханәдә калдырганнар. Бәладән баш-аяк дигәндәй...

Кыска вакыт эчендә ике тапкыр машина астында калган Төмән кешесе шул рәвешле үз-үзенә кул салмакчы булуын сөйләгән. 26 яшьлек Илья “яшьлек хаталары” аркасында башкача яшәргә теләмим, дигән. Ике авариядән соң аның баш сөяге-мие җәрәхәтләнгән, кулы сынган. Бәрелгән урыннары да күп.

Аварияләр вакытында ул ап-аек булган. Әмма табиблар белән аралашканда саташу билгеләрен сизгәннәр. Гәрчә моңа кадәр бернинди исәптә-фәлән тормаса да. Егет – айтишник, “Ютэйр”  авиакомпаниясендә  программист булып эшләгән. Музыкант та әле ул (гөсләдә уйный). 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: