Хәвеф-хәтәр
1 февраль 2023, 14:56

Ата-ана баласын аэропортта калдырып киткән

 Сабыйга билетка акчалары җитмәгән, күрәсең...

mirtesen.rumirtesen.ru
Фото:mirtesen.ru

Израильдә ял иткән  ир белән хатын балаларына авиабилет алудан баш тарткан һәм аны регистрация стойкасында калдырып киткән.

Бу хәл Тель-Авивтагы Бен-Гурион исемендәге аэропортта теркәлгән. Бельгияле пар Ирландиянең  чагыштырмача арзанлы Ryanair авиакомпаниясе белән Брюссельгә очарга җыенган, әмма балага үзләре белән проезднойлары булмаган. Ата-ана тагын бер билет алудан баш тарткан һәм коляскадагы улларын теркәлү стойкасы янында калдырган, паспорт контроленә үзләре генә узган.  

Бу күренешкә шаһит булган аэропорт хезмәткәрләре полиция чакырткан. Ryanair авиакомпаниясенең  теркәлү стойкасы менеджеры сүзләренчә, “бар да шок кичергән”. “Мондый хәлне күзәткән булмады, берара үз күзләребезгә ышанмый тордык хәтта”, – ди компания хезмәткәре.

Соңрак ир белән хатынны тоткарлап,  сорау алганнар. Сорау алуның нечкәлекләре әлегә билгесез.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас