Екатеринбургта балалар бакчасында тышта тау шуганда шарфы белән эләгеп калган өч яшьлек кыз үлгән.
Бу хәл 25 гыйнварда 180 санлы балалар бакчасында көндез тышка чыкканда теркәлгән. “Бакча территориясендә ике як читендә киртәле шуа торган тау бар. Кыз тауга менгән дә киртәгә кысылып калган. Иреккә чыгарга маташканда шарфы белән эләгеп калган”, – дип сөйлиләр Екатеринбург шәһәре прокуратурасында.
Балаларны бергә җыйган арада тәрбияче кыз баланың юклыгын шунда ук абайламаган. Кызны тапкач, тиз арада аңа ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Ул чакта баланың хәле тотрыкланган, дип язып чыкканнар иде.
Әмма берничә көннән соң, 31 гыйнварда, мәгълүмат чаралары кыз баланың үлеме хакында язып чыктылар.
Чыганак: lenta.ru