Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
30 гыйнвар 2023, 13:47

Даруханәдә егылып үлгән

Өянәге вакытында кирәкле ингаляторны алса да, соң булган инде...

Shutterstock
Фото:Shutterstock

Астмадан интегүче 40 яшьлек ир Мәскәү даруханәләренең берсендә егылып үлгән. Ул өянәге кузгалганда ингалятор сатып алмакчы булган. Бу хакта Mash Telegram-каналы хәбәр итә.

"40 яшьлек Антон үзен кинәт начар хис итә, ул тончыга башлый. Шуңа очраган беренче даруханәгә йөгереп кергән", - диелә хәбәрдә.

Аптека хезмәткәрләре аңа кичекмәстән ингалятор биргәннәр һәм зәңгәрләнгән бармак очларын күреп, бәясен түләмәскә рөхсәт иткәннәр. Әмма ир банк картасын терминалга сузган. Шулчак аның бөтенләй хәле киткән. Фармацевтлар ашыгыч ярдәм чакырткан. "15 минуттан килеп җиткән табиблар астма чирле ирнең үлемен раслаган", - дип яза Mash. Әйткәндәй, ирнең үзе белән башка препаратлы ике ингаляторы булган... Бик кызганыч... Хәер, әҗәлең җитсә, гомерең кайда да өзелергә мөмкин шул...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: