Бүген төнлә Дәүләкән районында янгын чыккан. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенә бу хакта хәбәр иртәнге бишләр тирәсендә билгеле булган. Дүртөйле авылында агач йорт янган.
Тиз арада килеп җиткән коткаручылар ярты сәгать дигәндә янгынны сүндергән.
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче авыл халкы ут эченнән 62 яшьлек ирне коткарган. Аны Дәүләкән үзәк район дәваханәсенә озатканнар. Табиблар ирнең хәлен бик авыр дип бәяли: аның кул-аяклары, эче III–IV дәрәҗәдә (60-70%) пешкән.
Вакыйга урынында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе эшли.
Чыганак: bashinform.ru