Хәвеф-хәтәр
27 Января 2023, 05:28

Водитель руль артында йоклап киткән

Ул хәвефле йөк алып китеп барган...

Добавить в предпочтительные источники Google
БР буенча ЮХХДИБР буенча ЮХХДИ
БР буенча ЮХХДИ

Бүген, 27 гыйнвар иртәсендә, Башкортстанның Краснокама районында хәвефле йөк ташучы машина юл читенә ауган.

Төбәкнең дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, Дүртөйле-Нефтекама юлының 55нче километрында 23 тонна дизель ягулыгы алып китеп баручы “Скания” машинасы кюветка төшеп китә һәм ава.

Руль артында Кырмыскалы районының 36 яшьлек кешесе була. Үзе әйтүенчә, ул руль артында йоклап киткән.

Бәхеткә, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр юк. Әле бу урында хокук саклаучылар һәм ашыгыч хезмәт вәкилләре эшли.  

БР буенча ЮХХДИ
БР буенча ЮХХДИ
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас