Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 гыйнвар 2023, 21:26

Дәрес вакытында түшәм ишелә башлаган

Ә  иң гаҗәпкә калдырганы -  мәктәп өр-яңа! 

Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Колыма шәһәре янындагы Олы поселогында яңа мәктәптә өченче сыйныф укучылары өстенә дәрес вакытында түшәм җимерелгән.

Балалар сөйләвенчә,  аларның өсләренә кинәт кенә  конструкцияләр һәм түшәм плитәләре ишелә башлаган. Укучылар арасында  җәрәхәтләнүчеләр юк. Педагог каза күргән, диләр, әмма бу хакта рәсми расланган хәбәр юк.

Соңрак  бер укучының әнисе дәрес вакытында электрик лампочкалар алмаштырган һәм хата җибәргән дип сөйләгән. “Яңа ачылган мәктәптә нинди лампа алмаштырулар инде ул? Ә балалар өстенә шулай берәр нәрсә килеп төшсә, астында калачаклар һәм үләчәкләр бит”, – дигән пошаманга төшкән ана.

Без капчыкта ятмый дигәндәй, вакыйга белән Магадан өлкәсе прокуратурасы кызыксынган. Әле прокуратура хезмәткәрләре мәктәп җитәкчелеге һәм подрядчы оешма вәкиле белән тикшерү оештырган. Алар белем бирү учреждениесендә төзелеш эшләре никадәр сыйфатлы үткәрелгәнен ачыкларга тиеш. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: