Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең Башкортстан буенча җитәкчесе Владимир Севастьянов 2022 елда республикада кайсы трассада аварияләрдә иң күп кеше үлгәнлеген әйтте.
Узган ел иң күп корбаннар Уфа-Бөре-Яңавыл юлында булган: анда юл һәлакәтләрендә 20 кеше үлгән.
Шулай ук Уфа-Чишмә-Миякә трассасында да үлем очраклары югары булып кала. Былтыр бу юлда 13 кешенең гомере өзелгән. Бөре-Тастүбә-Сатка юлында исә 12 кеше үлгән...
Владимир Севастьянов телеграм-каналында язуынча, узган ел Башкортстанда 3 меңнән күбрәк юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда барлыгы 409 кешенең гомере өзелгән, аларның 14 – балалар... 4 меңнән күбрәк кеше тән җәрәхәтләре алган.
Гомумән алганда, республикада аварияләрнең гомум саны – 11 процентка, үлем очраклары – 15 процентка, зыян күрүчеләр саны 11,1 процентка азайган, ди Баш инспектор.
Юлларда ашыкмый, исән-имин йөрик.