Нефтекама шәһәрендә коткаручылар фатирда бикләнеп калган кызчыкка ярдәмгә килгән.
Хәл болай була. Әни кеше курьердан кызы өчен алынган бүләкне алырга чыккан вакытта кыз бала ишекне ябып куя.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Комсомольский проспекттагы 3 санлы йортта яшәүче хатын гаризасы буенча тиз арада килеп җитә. Өч буынлы баскыч ярдәмендә алар тәрәзә аша фатирга керә. Монда кыз баланы куркытмау да мөһим бит, шуңа күрә баланың әнисе белән коткаручылар кыз бала белән ишек аша сөйләшеп, аны кисәткәннәр. Коткаручы полиция хезмәткәре белән бергә фатирга керә һәм ишекне ача.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: morediva.com