Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 гыйнвар 2023, 10:17

Юлдан барганда фурага ут капкан (ВИДЕО)

Юл газабы - гүр газабы...

Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Зур тизлектә хәрәкәт иткән фурага юлда кинәт ут капкан. Бу хәл кичә төнге уникеләр тирәсендә  Мәчетле районында Кропачёво – Мәсәгуть – Ачит юлының 123нче километрында теркәлгән. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә,  Freightliner тягачына китеп барганда ут капкан. Водитель янгынны үзаллы  огнетушитель белән сүндерергә тырышкан, әмма булдыра алмаган.

Янгын сүндерү бригадасы килеп җитүгә йөк машинасының  кабинасы һәм мотор өлеше янган булган. Ялкынны тиз арада сүндергәннәр, каза күрүчеләр юк. Иң мөһиме – фураның йөген саклап кала алганнар.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: