Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 гыйнвар 2023, 20:54

Яңа туган баланы өйдә сөннәткә утыртканнар

Бу хәл күрше төбәктә булган. 

ВКонтакте
Фото: ВКонтакте

Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә яңа туган баланы өйдә сөннәткә утыртканнан соң реанимациягә алып киткәннәр. Бу хакта шәһәрнең Ана һәм балачакны саклау үзәгендә хәбәр ителә.

Медицина учреждениесе мәгълүматы буенча,  китергәндә бала бик авыр хәлдә булган. Балалар хирург Павел Солдатов сүзләренчә, табиблар баланы коткара башлагач, нәни сулыш алудан туктый.  

Анестезия өчен нинди препаратлар кулланылган, аларның дозировкасы нинди булган, баланың ул препаратларга аллергиясе булганмы-юкмы, әлегә билгесез. Солдатов сөннәткә утырту процедурасын дәваханәдә профессиональ табиблар башкарырга тиешлеген искә төшерә.

Малайларны сөннәткә утырту процедурасы ата-ана теләге буенча медицина учреждениеләрендә  түләүле нигездә башкарыла. Процедура алдыннан баланы белгечләр карарга тиеш, сөннәткә утырту алдыннан анализлар тапшыру да каралган. Без 21 гасырда, үсешкән медицина шартларында  яшибез”, – дип ассызыклый табиб.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: