

23 гыйнварда көндез 15 яшьлек малай "Ырынбур-Уфа" пассажир поезды астында калган.
Егет исән. Аны Күмертау хастаханәсенә алып киткәннәр, реанимациядә ята. Табиблар аның баш сөяге сынган, дигәннәр.
Машинист ашыгыч тормозга басып, нык итеп сигнал биргән. Зыян күрүче тимер юл буйлап наушниклар кигән килеш атлаган һәм поезд тавышын ишетмәгән дә.
"Ул һаман авыр хәлдә, алга китеш юк. Табиблар Мәскәү белгечләре белән телекүпер булдырдылар, кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр", - дип хәбәр иткәннәр БР Сәламәтлек саклау министрлыгында.