Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 гыйнвар 2023, 20:15

Тәрәзәдән егылган кыз узып барган егет өстенә төшкән

Кызганычка каршы егет тә, кыз да һәлак булганнар. 

newsib.net
Фото:newsib.net

20 гыйнварда кич белән Новосибирск шәһәре үзәгендә күп катлы йорт тәрәзәләре каршында егет белән кыз табыла. Егет әле исән була, ә кыз шунда ук үлә. Урынга «ашыгыч ярдәм» һәм полиция килә. Егетне хастаханәгә алып китәләр, тик коткарып кала алмыйлар. Соңрак ачыкланганча – егет биредән узып баручы очраклы кеше булып чыга. 11 сыйныфта укучы егет чәчен кистереп кайтып килгәндә, аның өстенә кыз егылып төшә. 

«Ул парикмахерскаядан кибеткә таба бара. Бу – очраклы хәл. Челтәрдә язганча, ул бернинди дә наркоман түгел, кайф тотканнар да бергә эшләгәннәр түгел. Бу – Ромео белән Джульетта турындагы очрак түгел. Фаҗига», – дип сөйләгән мәрхүм егет гаиләсенең танышы.

«Кыз бу йортта яшәми. Сәбәбе билгеле түгел. Ул наркоман түгел, челтәрдә язганча – берни дә кулланмаган. Кызганыч, мин аны башына рюкзагы капланган һәм шуннан кызыл шарфы чыгып торган килеш асфальтта ятуын күз алдымда калдырдым», – ди мәрхүмә кызның танышы.

Фаҗига шаһитлары сүзләренчә, «ашыгыч ярдәм» иртәрәк килсә, егетне коткарып булыр иде. Алар үзләре егеткә булышырга тырышып караган.

«Полиция беренче килде. Аннары гына – «ашыгыч ярдәм». Вакыт шактый узды. Аннары реанимация машинасы узып баруын күрдек, бәлки, чакыруга баргандыр. Кешеләр аңа кычкырды, берсе юлга ук йөгереп чыкты, ләкин реанимация узып китте», – ди шаһит Илья.

«Ашыгыч ярдәм» хезмәтендә машина озак баруы белән килешмиләр. «Ашыгыч ярдәм» станциясе баш табибы Александр Балабушевич сүзләренчә, бригада тиешле вакытта килеп җиткән.

Чыганак: "Интертат".

Читайте нас: