Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 гыйнвар 2023, 21:28

Бәйрәм торты аркасында...

Тортны тәмләп карый алдылармы икән?

wp-s.ru
Фото:wp-s.ru

Бүген иртән  башкаланың 18 санлы дәваханәсенең дежур табибыннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш  идарәсенә  пешүләр бүлегенә ике кешене кабул итүләре турында хәбәр килгән.

Ир белән хатын пешкән. 1987 елгы ирнең йөзе, муены, һәм куллары 1-2 дәрәҗәдә пешкән. 1975 елгы хатынның исә йөзе һәм куллары пешкән, шулай ук 1-2 дәрәҗәдә. Табиблар пешкән ир белән хатынның хәлен уртача авырлыкта дип бәяли. Янгын сагын чакыртмаганнар.

Вакыйга Уфаның Ветошников урамында теркәлгән. Торттагы шәмнәрне кабызгач, хатын шырпыларны әрҗәгә ташлаган, сүнеп бетмәгән шырпылардан әрҗәгә ут капкан, ялкынны үзаллы сүндерергә тырышканда ул пешкән. Әрҗәдә ут төрткәндә кулланыла торган кечкенә  газ баллоны да булган. Хатын ярдәмгә ирен чакырган, ул исә кечкенә  газ баллоны  шартлавыннан пешкән. Әрҗә йорт верандасында булган. Ярый йортка зыян килмәгән.

Бәла аяк астында диләр, бу юлы ул кул астында булган, ахры...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: