Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
21 гыйнвар 2023, 21:13

Оча торган шар агачлар өстенә төшкән

Ник очканнарына үкенеп бетә алмыйлардыр инде бу туристлар...

smotrim.ru
Фото:smotrim.ru

Алты пассажирлы шар Сочиның Лазоревское районының Солохаул  авылында таулардагы агачларга эләгеп калган. Пассажирлар арасында 3 бала да булган. Соңрак Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында туристларның очу аппараты кәрзиненнән  үзаллы чыгып, җиргә төшүләре билгеле була. Вертолетта очып килгән коткаручылар урман массивына төшкән.  Алар шар пилоты белән телефон аша элемтәгән керә алган, кешеләрне күктән дә, җирдә дә эзлиләр.

Шул ук вакытта Kub Mash Телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, шар агачларга кысылып калган тирәдә коткаручылар ике баланы тап булган. Әмма өлкәннәрне һәм тагын бер баланы әле эзлиләр, ди.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: