+21 °С
Болытлы


Шушы көннәрдә Мәскәүнең бер отелендә персонал ике кешенең үле гәүдәсенә тап була.
“Башкортостан” телерадиокомпаниясе сайтында хәбәр ителүенчә, үлгән кешеләр Башкортстаннан килгән ике егет булып чыга. Аларның берсе – Ишембайдан 21 яшьлек егет, икенчесе – Уфадан 22 яшьлек егет.
Якынча мәгълүмат буенча, көч белән үтерелгән эзләр юк. Урында билгесез порошок белән пакет тапканнар.
Әле бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.