

Башкортстанда Иглин районының Таутөмән авылында ун яшьлек кызны эт талаган.
Алена (исеме үзгәртелде) Октябрь урамында яшәгән дус кызына кунакка килгән. Шул тирәдә бер шәхси йорт ихатасыннан ярсып өрә-өрә зур эт килеп чыккан да, кызга ташланган. Ул бәйдә булмаган, авызлык та кидерелмәгән килеш йөргән.
Баланың битен, башын тешләп, яралап бетергән, чәчләре өзгәләнгән.
Аленаны 17 нче хастаханәгә алып киткәннәр. Аның әти-әнисе бу хәлне болай гына калдырмаганнар, полициягә гариза язганнар. Бәйсез этнең хаҗасына карата җинаять эше кузгатылган. Этен приютка алып киткәннәр.