

Ырынбур өлкәсендә яшәүче Михаил Цыкало, махсус хәрби операциядә катнашып, хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайткач, 8 айдан соң хәрби частьтагы шартлаудан һәлак булган. Бу хакта хәрбинең хатыны Анастасия сөйләгән.
Тол хатын сүзләренчә, 2020 елның март аенда Михаил контракт буенча хезмәт итәргә карар кыла. 10-26 мартта Михаил махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Камалышта да кала, 4 сәгать дәвам иткән ут астына да эләгә ул анда.
Михаил тәэмин итү взводы инструкторы булып хезмәт итә. Русия территориясенә кайткач, ул хәрби частьта даими рәвештә вакытын техника тулы ангарда үткәрә. “Кышын ангарларда бик суык, анда йозаклар туңа иде. Туңган йозакларны җылытыр өчен газ горелкасы кулланган (зур булмаган баллон һәм очында горелка)”, – дип сөйли мәрхүм Михаилның хатыны.
5 декабрьдә газ горелкасы Михаилның кулында шартлаган. Хәрбинең йөзе, куллары бик нык пешкән, аны дәваханәгә алып киткәннәр. Ике сәгатьтән ул реанимациядә үлгән.
Бик кызганыч... Һәр минуты диярлек үлем белән янаган сугышлардан исән-имин кайтып, тыныч тормышта һәлак булуны күңел авыр кабул итә төсле...
Чыганак: lenta.ru