+21 °С
Болытлы


Бүздәк районында кичә көндез Бүздәк - Казаклар-Кобау юлының икенче километрында авария теркәлгән. "Дәүләкән районында яшәүче 44 яшьлек хатын, идарә итүне югалтып, сул як кюветка төшеп, машинасы әйләнгән. Нәтиҗәдә 44 һәм 42 яшьлек пассажир хатыннар төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган. Автолединың машина йөртү тәҗрибәсе бер елга да тулмаганлыгы ачыкланды", - дип язган үзенең Телеграм-каналында республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьянов. Тикшерү эше башланган.