

Бүген, 15 гыйнварда, Салават районында юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән...
Республиканың дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, авария Кропачево-Мәсәгуть-Әчит юлында 16.00 сәгатьтә булган: “ГАЗель” йөк машинасы белән каршыга килүче “Черри Вери” бәрелешкән. Бәрелешү шулкадәр көчле булган ки, “ГАЗель” – туктап торган “Мерседес” йөк машинасына, ә “Черри” Volvo агач ташу машинасына барып бәрелгән.
Коточкыч һәлакәттә җиңел машинаның ике пассажиры ашыгыч ярдәм килгәнче җан биргән. Ике кешене, шул исәптән 12 яшьлек малайны дәваханәгә алып киткәннәр.
“Әле генә хәбәр алдык: балигъ булмаган бала дәваханәгә барганда үлгән”, – дигән кайгылы мәгълүматны җиткергәннәр автоинспекция хезмәткәрләре.
Әле фаҗига сәбәпләре ачыклана.