

Бүген Непалда Yeti Airlines авиакомпаниясенең пассажир самолеты һәлакәткә очраган.
Очкыч бортында 72 кеше – 68 пассажир һәм 4 экипаж әгъзасы булган. Башта аларның барысы да үлгән дип хәбәр иткән иделәр, әмма соңрак ике кешенең исән калуы билгеле булды. Пассажирлар арасында 15 кеше чит илнеке булган, аларның дүртесе – Русиянеке. Безнең ил гражданнарының үлемен Русиянең Непалдагы илчелегендә раслаганнар.
Берсе – 33 яшьлек блогер Елена Бандуро. Ул үзенең социаль челтәрләрендә сәяхәтләр турында сөйли иде. Аның соңгы фотосы һәлакәткә очраган самолетта төшерелгән...
Очкыч Катмандудан Покхарага юлланган булган. Самолет торак йортларга төшмәсен өчен пилот аны тарлавыкка таба борган.
Һәлакәт сәбәпләре әлегә рәсми хәбәр ителмәде. Шунысы мәгълүм: корбаннар саны буенча әлеге авиаһәлакәт Непал территориясендә 1992 елдан башлап иң зуры дип санала.