Хәвеф-хәтәр
14 гыйнвар 2023, 16:49

Укучы кыз электричканы бутаган

Һәм бөтенләй икенче якка утырып киткән.

wallhere.comwallhere.com
Фото:wallhere.com

Бу хәл Новосибирскида булган. Кичен машинист Дмитрий Перепёлкин Изынский – Новосибирск маршруты буенча хәрәкәт иткән. Станциядән кузгалып китүе булган, күршедәге тимер юл шпалаларыннан атлап баручы кызны күргән. Ул, поездны туктатып, укучы кызны вагонга утырткан. Соңрак ачыклануынча, кызчык электричканы бутаган да бөтенләй икенче якка киткән, салкында телефоны да утырган. Аптыраган бала өйгә җәяү кайтырга уйлаган. Машинист сүзләренчә, кыз бала ачы салкында ким дигәндә сәгать ярым атлап барган.

Кыз бала кайнар чәй эчеп җылынган арада телефоны зарядка җыя, ул әти-әниләренә шалтырата. Бераздан аны күрше станциядә төшереп калдыралар һәм полицейскийларга тапшыралар. Машинист исә үз юлында була.

Шәфкатьле һәм мәрхәмәтле кешеләр бар әле, Аллаһка шөкер.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

SHOT Telegram-каналыSHOT Telegram-каналы
Фото:SHOT Telegram-каналы
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас