Хәвеф-хәтәр
13 гыйнвар 2023, 11:17

Студент кыз Һиндстаннан инфекция алып килгән

Чүп өстенә чүмәлә...

www.nikitarakov.comwww.nikitarakov.com
www.nikitarakov.com

Студент кыз Һиндстаннан Башкортстанга яңа инфекция алып килгән.

Роспотребнадзорның республика буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, йогышлы авыру билгеләре булган кыз медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Бак дисәң, студент гыйнвар башында Һиндстаннан кайткан. Бу хәбәр эпидемиологларны шиккә салган. Шуңа алар кыз белән аралашкан һәркемне күзәтү астында алган.

“Эпидемиолог тикшерү дәвам итә, барысы да контрольдә”, – диләр ведомствода.

Белгечләр кисәтүенчә, чит илдән кайтучылар-килүчеләр табибка мөрәҗәгать иткәндә соңгы 3 елда кайсы илләрдә булулары турында хәбәр итәргә тиеш.

Чир өстенә чир табылып кына тора. Куркыныч авырулар безнең тарафны урап үтсен дип телик.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас