Хәвеф-хәтәр
13 гыйнвар 2023, 13:53

“Ксюха исәнме? Исәнме Ксюха?” (ВИДЕО)

Юлдан барганда җиңел машина өстенә зур боз кисәге килеп бәрелгән.

Видеодан скриншот.Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Машина өстендә җыелган кар яисә туңган бозга битараф булу җитди бәлагә китерергә мөмкин. Түбәндә язылган очрак нәкъ шуның мисалы. 8 гыйнварда Р-243 Кострома – Шарья – Киров – Пермь трассасында юл һәлакәте теркәлгән.  “Тойота”да артта өч бала, алда ире белән хатыны китеп барганнар. Каршы хәрәкәт полосасыннан выжылдатып үтеп киткән фура башыннан “Тойота”ның алгы тәрәзәсенә зур гына боз кисәге очып төшеп бәрелгән. Челпәрәмә килгән тәрәзәдән кыйпылчыклар гына калган. Видеорегистраторы бу вакыйганы теркәгән машина водителе сүзләренчә, һәлакәттә өч кеше каза күргән, фура водителе исә үз юлында булган.

Менә нәрсә дә боз кисәге белән очрашкан водитель:

 “Мин водитель. Без барыбыз да исән. Арткы утыргычта өч балабыз утыра иде. 3 яшьлек кызыбызның битен пыяла кыйпылчыклары кискәләде, минем башымны тектеләр. Фураның номерлары юк. ЮХХДИдә йөк машинасы номерлары әллә пычрак, әллә әйләндерелгән диләр. Эзлибез диләр...”

Ваемсызлыгының нинди күңелсез хәлгә китерүен, бәлки, дальнобойщик  күрми дә калгандыр. Авария рәсми рәвештә теркәлгән. Каза күрүчеләр бар. Фура водителен эзләүгә игълан иткәннәр. Аңа нәрсә яный? Авария оештыручы водитель таныклыгыннан гына мәхрүм ителәчәк дип уйлау хата. Кешеләр алган җәрәхәтләр җитди булган очракта водительгә җинаять җәзасы да янарга мөмкин. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас