

Кичә кич башкаланың Интернациональ урамында күп катлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.
Вакыйга урынына тиз арада Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, муниципаль янгын частьлары көчләре һәм башка махсус хезмәтләр килде. Бу янгынны сүндерүдә барлыгы 35 кеше һәм 10 берәмлек техника катнашкан. Ведомство начальнигы Марат Латыйпов күрсәтмәсе буенча, янгын сүндерү процессын җитәкләр өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча начальнигы урынбасары Виталий Барзайкин килгән.
Янгын сүндерүчеләр йортта яшәүчеләрне эвакуацияли башлаган. Янгынның хәвефле йогынтысы булу ихтимал зонадан 8 кеше коткарылган, алар арасында ике бала да бар. Барлыгы 25 кеше эвакуацияләнгән, шул исәптә 5 бала. Алтынчы катта баскыч мәйданчыгында 1950 елгы ирне табып алганнар, коткаручылар аны медикларга тапшырган, әмма ашыгыч ярдәм фельдшерлары соңрак аны үлемен ачыклаган.
Шулай ук “янгын продуктлары белән агулану” диагнозы белән 1982 елгы ир һәм 1994 елгы хатын 13 санлы дәваханәгә салынган.
“20 минут эчендә ялкын бетерелде, тагын 40 минуттан янгын тулысынча сүндерелде. Янгын нәтиҗәсендә 5 каттагы 3 бүлмәле фатир һәм тагын бер фатирның шактый зыян күргән. Янгын сәбәбе ачыклана, вакыйга урынында янгын лабораториясе белгече, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе эшли”, – диләр ведомствода.
Чыганак: bashinform.ru