Хәвеф-хәтәр
11 гыйнвар 2023, 06:22

Куркыныч үлем...

Ашыккан соңга кала, дип халык юкка әйтмәгән шул.

pass-sk.rupass-sk.ru
Фото:pass-sk.ru

Ставропольедә 50 яшьлек ир өйгә кайтканда юлын кыскартасы иткән, әмма суга егылып, бозга туңып үлгән. Бу хакта төбәкнең янгынга каршы һәм авария-коткару хезмәте хәбәр итә.

Ирне Степновск округының Комсомол каналында 9 гыйнвар кичендә тапканнар. Фаразлар буенча, ир авылга тизрәк кайтып җитү ниятеннән бозга чыккан. Боз ярылган һәм ир суга егылган.

Ирнең бозга туңып ябышкан гәүдәсен ярга алып чыгар өчен коткаручыларга бозны кискәләргә туры килгән.

“Беренче тапкыр ул боз өстенә чыга алган, ә менә икенче тапкыр егылуы аның өчен шулай кызганыч тәмамланган. Туңуы һәм хәле китүе сәбәпле ул икенче ярга чыга алмаган”, – дип сөйләгән коткаручылар. 

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас