

Диетологлар энергетик эчемлекләрнең организмга зыяны хакында күптән чаң кага. Менә алар тагын бу хакта сүз кузгатты.
Энергетиклар нәрсәсе белән зыянлы соң? Әлеге эчемлекләр составындагы кофеин "саф ясалма молекула" хәлендә булуы белән куркынычлы, дип раслый табиб-диетологлар. Шикәр һәм газ белән берлектә мондый зәһәр катнашма хәлсез организмга тискәре тәэсир ясый икән.
Энергетик эчемлекләрдә кофеин, таурин, гуарана һәм шикәр бар. Мондый эчемлек газлы була. Энергетик эчемлекләрдә кофеин "шәрә" була дип аңлата белгечләр.
Билгеле булуынча, кофе һәм чәйдә дә кофеин бар. Тик кофедагы кофеин полифеноллар белән, чәйдә исә таниннар белән бәйле. Анда кофеинның организмга сеңү механизмы йомшаграк бара. Белгечләр моны электр энергиясе тапшыру белән чагыштырып аңлата: электрны трансформатор аша да, турыдан-туры да биреп була.
Әгәр ясалма кофеин, ягъни файдалы кушылмаларсыз "шәрә" молекулалар эчкән очракта, зәһәр катнашма эчелә икән. Шикәр һәм газ аркасында организмга сеңү үтә тизләшә.
Мондый химик состав арыган организмга зур куркыныч тудыра. Авыр кичерешләр кичергән, йокысы туймаган, дөрес тукланмаган һәм тәүлек режимын сакламаган кеше эчсә, тискәре нәтиҗә генә алачак.
КПРФ, ЛДПР һәм "Гадел Русия - патриотлар - Хакыйкать яклы" партияләре депутатлары балигъ яшьтә булмаганнарга энергетиклар сатуны тыю буенча закон проектын Думага керткәннәр иде. "Әлеге эчемлекләрне даими рәвештә эчү яшь кешеләрдә аларга тулысынча бәйлелек тудыра, шулай ук нерв һәм психик авырулар киеренкелегенә китерә ала", - дип раслый парламентарийлар. Алар яшьләрнең бу эчемлекне бернинди чикләүләрсез сатып алулары һәм зур күләмнәрдә кулланулары турында борчылуларын белдерә.
Фото:novochag.ru