+21 °С
Болытлы


Бүген иртән, 9 гыйнварда, ашыгыч хезмәтләргә Салават районы Малояз авылында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килгән.
БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, "Peugeot 206" автомобиле китеп барган җиреннән кинәт юл читенә очкан һәм түбәсе белән җиргә капланган. Машина хуҗасы зыян күрмәгән, ә тимер аты яньчелгән.
Вакыйга урынына коткаручылар, табиблар һәм башка ашыгыч хезмәтләр җибәрелгән.