Хәвеф-хәтәр
9 гыйнвар 2023, 15:13

12 яшьлек малай әниләреннән кыйммәтле компьютер сораган

Әниләре сатып алмагач, ул үзенә кул салган...

news.myseldon.comnews.myseldon.com
Фото:news.myseldon.com

Якутскида бер гаиләдә ата-ана улларына яңа компьютер алудан баш тарткач, малай үзенә кул салган. Бу хакта бүген, 9 гыйнварда, Shot Телеграм-каналы хәбәр итте.

12 яшьлек малайның гәүдәсен  әнисе һәм үги әтисе белән яшәгән фатирда тапканнар. Тикшерү вакытында көч куллану белән бәйле үлем эзләре табылмаган. Shot язуынча,  малай үлеме алдыннан әниләреннән яңа компьютерга 50 мең сум акча сораган булган. Ул “Майнкрафт” компьютер уены белән мавыккан. Социаль челтәрләрендәге битендә ул үзен “мальчик-майнкрафтер” дип атаган.

Гаилә бернинди исәптә дә тормаган, әйбәт буларак бәяләнә. Әни кеше балалар бакчасында эшләгән.  Һәлак булган үсмердән башка гаиләдә 7 айлык нәни бала да бар.

Полиция тикшерү эше башлаган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас