Хәвеф-хәтәр
8 гыйнвар 2023, 16:26

Ярый әле коткаручылар булган

Ике балалы гаиләнең машинасы юлда сүнгән...

Бүген коткаручылар  ике балалы гаиләгә ярдәм иткәннәр. Чатнама суыкта аларның машинасы ватылып калган. Әле ярый бу хәл Павловкада булган. Ата-ана 112 Системасына шалтыраткан, балалар өшемәсен өчен аларны якында урнашкан ял базасына илткән. Үзләре коткаручыларны көтәргә дип машиналары янына юлланган. Тиз арада килеп җиткән коткаручылар, моторын җылытып, машинаны кабызганнар һәм гаилә арытаба сәяхәтен дәвам итә алган, дип хәбәр итәләр БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.

Мондый хәлләргә тарымас өчен,  бүгенге көннәрдә теркәлгән үтә дә түбән температураларда ерак юлга чыкмау яхшырак булыр, диләр комитетта. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас