

Бүген көндез Белорет-Учалы юлында маңгайга маңгай “Шкода Октавиа” белән “Ниссан Кашкай” бәрелешкән. Нәтиҗәдә “Кашкай” юл кырыена чыгып очкан. Юл-транспорт һәлакәтендә 7 кеше, шул исәптә 3тән 14 яшькә кадәрге 4 бала каза күргән.
Авария нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгәннәрне вакыйга урынына килгән медиклар Белорет дәваханәсенә алып киткән.
Аларның хәлен тикшергәч, медиклар 3 кешене, шул исәптә 9 һәм 7 яшьлек кыз балаларны, госпитализацияләгән. Калган 4 каза күрүче (арада 14 һәм 13 яшьлек малайлар бар) амбулатор рәвештә дәваланачак.
Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә, “Ниссан”да Белоретта яшәүче өч балалы гаилә өйләренә кайтып барган. “Шкода” руле артындагы 31 яшьлек Межгорье кешесе баласын Чиләбегә дәваханәгә алып барган булган.
Чыганак: bashinform.ru