Хәвеф-хәтәр
5 гыйнвар 2023, 15:03

Янгында 17 кеше каза күргән

Исерек фатир хуҗасы янгын сәбәпләрен аңлата алмаган. 

cheboksari.bezformata.comcheboksari.bezformata.com
Фото:cheboksari.bezformata.com

Чувашиянең Чабаксар  шәһәре Шевченко урамында күп катлы йортның икенче  катында янгын чыккан. Янгында 17 кеше каза күргән, алар арасында 8 бала да бар. Каза күрүчеләрнең барысын да дәваханәгә озатканнар. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче үк төтен подъездны тулысынча, 9 катка кадәр, каплап алган. Коткаручылар йорттан 26 кешене эвакуацияләгән.

ТАСС мәгълүматлары буенча, янгын сәбәбе – ут белән саксыз кылану. Хокук саклау органнарында хәбәр итүләренчә, фатир хуҗасын тоткарлаганнар. Аны полиция бүлегенә алып килгәннәр, әмма  ни сәбәпле янгын чыкты дигән сорауга анда анык җавап ала алмаганнар, чөнки фатир хуҗасы бик нык исерек, ди.

Менә шундый исерекләр аракасында күпме кеше зыян күрә...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас