

Шушы көннәрдә Уфада “Ватан” этнопаркында рөхсәт ителмәгән таудан тюбингта шуганда 12 яшьлек малай җәрәхәтләнгән. Вакыйга урынына килгән ашыгыч ярдәм бригадасы үсмерне дәваханәгә алып киткән.
Башкаланың гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, тау шуган чакта малай әти-әнисе белән булган.
Ә бит “Ватан” этнопаркы территориясен биредә шууның хәвефле булуы хакында игъланнар уратып алган. Бу хәлдән соң анда өстәмә койма урнаштырганнар.
“Кышкы чор башыннан алып бу шуу өчен махсуслаштырылмаган тауларда җәрәхәтләнүнең дүртенче очрагы, – диләр Уфаның гражданнарны яклау идарәсендә һәм халыкка актив ял ит өчен махсуслаштырылмаган тау битлекләре һәм башка ландшафт тигезсезлекләрен сайламаска киңәш итәләр. Аеруча сулык ярларында шуу куркыныч. Югарыдан җилдереп шуып төшеп боз астына китү куркынычы бар. Шулай юк юлга шуып чыгып машинага тапталу; берәр каршылыкка –стенага, агачка яисә коймага бәрелү хәвефе дә сагалый.
Чыганак: bashinform.ru