

Бүген Дәүләкән районында ике кешенең үлеменә китергән юл-транспорт вакыйгасы теркәлде, дип хәбәр итә Башкортстанның баш дәүләт юл инспекторы Владимир Севастьянов үзенең телеграмма каналында. Үлемгә китергән авария кичке алтыда Дәүләкән-Талбазы трассасының 10 кмында булган. “Беренчел мәгълүматларга караганда, Renault Symbol һәм Lada Priora бәрелешкән. Көчле бәрелеш нәтиҗәсендә ике машина йөртүче дә җәрәхәтләрдән шул ук урында һәлак булган",- диде Севастьянов. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. ЮХХДИ һәм башка ашыгыч ярдәм хезмәтләре вакыйга урынында эшли.
Чыганак:bashinform.ru
Фото: ЮХХДИ матбугат хезмәте