Хәвеф-хәтәр
4 гыйнвар 2023, 07:56

“Нык тайгак иде: машина әле уңга, әле сулга уйнаклый башлады”

Ир белән хатын икесе дә урында җан бирә...

https://гибдд.рф/r/02https://гибдд.рф/r/02
https://гибдд.рф/r/02

Башкортстанда кичә, 3 гыйнварда, үлемечле юл һәлакәте булган. Уфа-Инзәр-Белорет юлында “Toyota RAV 4” һәм “Mercedes-Benz Actros” йөк машинасы бәрелешкән.

Ни кызганыч, беренче машинадагы 47 яшьлек водитель һәм аның 43 яшьлек хатыны урында җан биргән. Бу хакта республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итте.

Әлеге фаҗига шаһиты булган Рөстәм Идрисов “UFA1.RU” басмасына һәлакәт турында сөйләгән. Ул үзенең машинасында фура артыннан барган. Кинәт ул каршыга килгән “Toyota” автомобиленең тегеләй-болай шуа башлавын шәйләп ала.

“Машина юлның әле уң, әле сул ягына уйнаклый башлады. Тизлеге зур иде дип әйтә алмыйм, сәгатенә 70-80 километр булгандыр. Калган машиналар агымы белән бергә бара иде. Әмма юл нык бозлавык иде һәм машина тая башлады”, – дип бәян иткән Идрисов.

Нәтиҗәдә, идарәне югалткан җиңел автомобиль йөк машинасына килеп бәрелә. Әлеге хәлгә шаһит водительләр ярдәмгә ашыга. Фура руле артындагы ир исән була. Ләкин, ни кызганыч, гаилә парының гомере ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче өзелә...

https://гибдд.рф/r/02
https://гибдд.рф/r/02
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас