Хәвеф-хәтәр
4 гыйнвар 2023, 06:35

Өч кеше янып үлгән...

Бу коточкыч хәл бүген төнен булган.

Бүген төнен Стәрлебаш районының Ибракай авылында йорт янган.

Коткаручылар килеп җиткәндә ут өйне тулысынча ялмап алган була. Янгынны сүндерүдә 28 кеше һәм 12 техника катнаша.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 92 квадрат метр мәйдандагы янгынны сүндергәннән соң өч кешенең мәете табыла. Алар 1940 елгы хатын, 1938 елгы һәм 1968 елгы ирләр булып чыга...

Әле бу фаҗига буенча тикшерү эше бара.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас