+21 °С
Болытлы


Учалы районының Миндәк авылындагы бер йортта бүген төнлә янгын чыккан. Бу хакта БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итәләр. Йортта күп балалы гаилә яшәгән.
Бәхеткә, һәлак булучылар һәм каза күрүчеләр юк. Кешеләр ут ялмап өлгергән бинадан үзаллы чыгып өлгергән.
Махсус хезмәтләр белгечләре янгын чыгу сәбәпләрен ачыклый.
Чыганак: bashinform.ru