Хәвеф-хәтәр
2 Января 2023, 10:44

Проспект буйлап тюбингта шуганнар

Бигрәк тапкырлар да инде...

Социаль челтәрләрдән.Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Уфада бер водительнең автомобиль видеорегистраторы Салават Юлаев проспектында   алда баручы машинага тагылып тюбингларда шуучыларны төшереп алган.

Уфадагы машиналар берөзлексез хәрәкәт итүче бердәнбер магистральдә тюбингларда шуу юл кагыйдәләрен тупас бозуга тиң. Машиналарга тагылып йөрү бәлагә китерергә мөмкин.

ЮХХДИ инспекторлары видеоязма буенча тюбингларны тактырган машинаның номерын ачыклаган яисә аны шаһитлар хәбәр иткән  хәлдә гаеплеләрне җаваплылыкка тарттырырга мөмкиннәр. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас