

Новосибирскида яшәүче бер ир күп катлы йортлар ихатасында салют атмакчы булган, әмма очраклы рәвештә янгын чыгарган. Туры урнаштырыласы петарда кырыйга янтайган да, бер-бер артлы атылган фейерверклар күрше йорт балконнарына эләккән. SHOT Телеграм-каналы язуынча, фейерверк залплары, очкыннарын чәчә-чәчә, бинага тия һәм берничә балконда янгын башлана.
Шул йортта яшәүче бер хатын сүзләренчә, тәүдә йортның 6нчы катындагы бер балконга ут каба, соңрак 10нчы каттагы. “Балалы бер ир салютны кәкре урнаштырды, фейерверк ата башлагач, ул тагы да ныграк авышты һәм балконнарга ата башлады. Зыян эшләгәнен аңлаган ир качты”, – дип сөйли ул. Җитмәсә, балконнар ут капкан фатирларның берсендә яшәүчеләр өйдә булмаган, шуңа янгын сүндерүчеләргә фатир ишеген ватып керергә туры килгән. Менә сиңа Яңа ел... Кунактан кайтуыңа фатир ишегең дә җимерек, балконың да янган булсын әле...
Чыганак: lenta.ru