Хәвеф-хәтәр
28 Декабря 2022, 04:26

ОРВИга каршы сироптан 18 бала үлгән

Ничәмә гаиләгә олы кайгы килгән...

Ә.БикмурзинаӘ.Бикмурзина
Фото:Ә.Бикмурзина

Һиндстанда җитештерелгән ОРВИга каршы сироптан 18 бала үлгәч,  Үзбәкстанның дәүләт хәвефсезлеге хезмәте җинаять эше кузгаткан. Бу хакта ведомствоның Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Җинаять эше Quramax Medical һәм “Дару препаратларын стандартлаштыруның фәнни үзәге”нә каршы кузгатылган. Җинаять эше фигурантлары республиканың дәүләт хәвефсезлеге хезмәтенең тикшерү изоляторына урнаштырылган. Аларны  составында көчле матдәләр булган дару препаратларын рецепт буенча берәмләп сату тәртибен бозуда гаеплиләр.

Моңа кадәр  ТАСС Үзбәкстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, «Док-1 Макс» препаратын тикшерү бер атна элек башланган. Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә препаратта этиленгликоль агулы матдәсе табылган. 

«Док-1 Макс» сиропын эчкән 21 баланың 18е үлде», – дип белдерделәр министрлыкта һәм препарат республиканың барлык даруханәләрендә сатудан алынды, дип өстәделәр. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас