Хәвеф-хәтәр
27 декабрь 2022, 13:20

Укучы кызның кесәсендә телефоны шартлаган

Бу гаджетсыз тормышыбызны күз алдына китерү мөмкин түгел, бугай...

Укучы кызның кесәсендә телефоны шартлаганУкучы кызның кесәсендә телефоны шартлаган
Укучы кызның кесәсендә телефоны шартлаган

 Мәскәүдә 12 яшьлек кыз смартфоны шартлау сәбәпле пешеп, дәваханәгә эләккән. SHOT Телеграм-каналы язуынча,  Некрасовка мәктәбендә тәнәфес вакытында  укучы кыз култыксаларга таянган һәм шул чак телефоны батарейкасына басым ясалган. Кесәдән төтен чыга башлагач, кыз гаджетны атып бәргән. Һәм телефонга ут капкан. Бу вакытта янәшәдә булган тарих укытучысы аны сүндергән.

Посттагы фотосурәттә төтенле смартфон һәм кыз баланың пешкән кулы аермачык күренә. Канал язуынча, укучы кызны дәваханәгә илткәннәр. Табиблар аңа беренче дәрәҗә пешү диагнозы куйган.

Мәктәп директоры Майя Булаева бу вакыйганы раслаган. Аның сүзләренчә, мәктәп хезмәткәрләре  оператив рәвештә телефонны сүндергән һәм кызга ярдәм күрсәткән. “Табиблар каравыннан соң балага госпитализация таләп ителмәгән. Әле укучы кыз өйдә. Каникуллардан соң ул дәрескә йөри башларга тиеш”,  – дигән педагог.

Аллаһ сакласын. Хәзер смартфоннар барыбызда да бар диярлек. Тик торганнан шундый бәла-каза чыга күрмәсен инде. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас