Хәвеф-хәтәр
26 декабрь 2022, 06:55

Водитель җәяүлене күрмәгән

Кызганыч...

БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.

Ярмәкәй районында кичә кич Бәләбәй-Ярмәкәй-Приют юлының 46нчы километрында Спартак авылы янында авариядә бер ир һәлак булган.

Республика буенча ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов үзенең Телеграм-каналында хәбәр итүенчә, Бәләбәй районында яшәүче 42 яшьлек водитель, “ВАЗ-2110” белән идарә итеп, 33 яшьлек ир өстенә барып менгән. Нәтиҗәдә җәяүле алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук һәлак булган.

“Җәяүле кайтаручы элементлары булмаган кара төстәге киемдә юл читеннән водительгә каршы юнәлештә китеп барган. Тикшерү эше бара”, – дип язган ведомство начальнигы.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас